Онлайн трансляция

Свернуть

Лаеш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында чүп полигоннары эшләми

Лаеш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында чүп полигоннары эшләми

https://tnv.ru

18 Июнь 2020, 17:29

225

0

Алар тулгач ябарга мәҗбүр булганнар. Хәзер якын-тирәдән көнкүреш калдыкларын Казанга ташыйлар. Ә бу өстәмә чыгым дигән сүз.

Лаеш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында чүп полигоннары эшләми
Казанның үзендә башка проблема - халык һәм юридик затлар күрсәтелгән хезмәт өчен тулысынча туләми. Әлеге мәсәләләрне буген тарифлар буенча дәүләт комитетында карадылар. Ничек хәл итмәкчеләр? Моны Руслан Хөснетдинов белә.


Руслан ХӨСНЕТДИНОВ:
- Яз һәм җәй айлары җитүгә халык өйләрендә өмә уздыра башлый. Шуңа өйдән чүп чыгу очраклары да күпкә арта. Мисал өчен менә бу Альберт Камалиев урамындагы 14 нче йорт янәшәсе. Биредә чүп контейнерлары да, аның мәйданы да ике тапкырга арттырыла.

Калдыкларны вакытында төяп китмәсәң, халык шалтыратып зарлана. Шуңа Лев Ганиев сөйләшергә дә вакыт тапмады.

Лев ГАНИЕВ, «ПЖКХ» идарә компаниясендә йөк ташучы:
- Беркайчан да чүп савытларының буш булганы юк. Һәрвакыт машина тулып кайта.

Казан чүпкә күмелмәсме? Бүген Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетында узган җыелышта Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе Дмитрий Анисимов шушы сорауны күтәрде. Аның сүзләренчә Яшел Үзән, Лаеш, Биектауда чүп полигоннары ябылган. Калдыкларны башкалага алып киләләр.

Дмитрий АНИСИМОВ, Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе:
- Чүп-чарны Казанга якын районнардан ташыйлар. Ә бу үз чиратында шәһәр полигоннарын тутыра. Аларны төзегән вакытта башка урыннардан чүп-чар алып киләчәге истә тотып эшләнмәгән.

Нәтиҗәдә, төбәк операторларының юл һәм калдыкларны утильләштерү өчен чыгымы арта.

Лилия БОРИСОВА, Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары:
- Бу чүп ташучылар өчен бер дә файдага түгел. Чүпне кайда саклау очсыз ул шунда күмелергә тиеш.

Әле шуңа өстәп күрсәтелгән хезмәт өчен бөтен кеше акча түләргә ашыкмый. Әйтик бер фатирда 4-5 кеше яшәп, анда берсе генә теркәлгән булырга да мөмкин.

Лилия БОРИСОВА, Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары:
- Әлеге сорауны безгә төбәк операторлары еш бирә. Ләкин бу хезмәт өчен акча алганчы ул рәсми теркәлгән булырга тиеш. Шунлыктан проблемалар килеп чыга.

Утырыш барышында чүп-чар өчен акча түләмәүчеләр мәсьәләсен ике төрле ысул белән чишергә чакырдылар. Беренчесе, теркәлгән кеше саныннан чыгып түгел, ә фатирның квадрат метрына карап алырга. Икенчесе, төбәк операторларына фатирларда яшәүчеләр санын миграция хезмәте аша ачыклау хокукы бирү.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров