Онлайн трансляция

Свернуть

Җиләк җыйганда елан чагып 2 көн реанимациядә ята

Җиләк җыйганда елан чагып 2 көн реанимациядә ята

https://tnv.ru

07 Июль 2020, 15:18

339

0

Бу хәл Кайбыч районында яшәүче 85 яшьлек Роза Кәримова белән була.  Ул быел елан чаккан 5 нче Татарстан кешесе. Араларында бер бала да бар әле. Бүген республиканың баш токсикологы белдергәнчә, тиешле таләпләрне үтәмәсәң, елан чагу иң аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Кара еланнар саны артканмы? Чакса, үзеңне ничек тотарга? Белгечләрдән боларны һәм Кайбычтагы Роза апаның хәлен Фәйрүзә Мәҗитова барып белеште.    

Җиләк җыйганда елан чагып 2 көн реанимациядә ята
Роза апа Кәримова уң кулын көчкә селкетә. Елан чагып шулай булган. Бакча артларында җиләк җыярга чыккач, бармагын тешләп ала.

Роза КӘРИМОВА:
- Кызыл җиләк күрдем, күрдем дә кулымны илтеп тыктым, елан дип уйламыйм әле, үлән катысы керде ахыры дим, карасам канап та чыккан шуннан, астан килеп кыймылдаганын күрдем.

Кан басымы төшә, кулы зәңгәрләнеп шешә. Улы район хастаханәсенә алып килә. Монда реанимациягә салалар. Тиешле медицина ярдәме күрсәтелә. Ике көн дигәндә шеш кими, Роза апаның хәле яхшыра. Бүген ул палатага күчерелгән.

Гөлнара САФИУЛЛИНА, Кайбыч районы хастаханәсенең баш табибы:
- Килгәндә хәле бик авыр иде, хәзер бүген 4 нче көн шеш кимеде, күреп торасыз куллары кап кара авырту кимеде , берничә көннән чыгарырбыз дип тә уйлыйбыз.

Хуштан язарлык мондый очраклар җиләк җыйганда аеруча нык очрый, елан чакса нишләргә икәнен без белгечләрдән сорадык.

Татарстанның баш токсикологы әйтүенчә, хәрәкәтләнмәскә, аякны чакса, йөрмәскә, яра кулда булса, селкетмәскә кирәк. Аллергиягә каршы дару, күп су эчәргә. 2-3 сәгать эчендә хастаханәгә барырга.

Алия НАСЫЙБУЛЛИНА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш таксикологы:
- Жгут салырга ярамый, агуны суырудан да файда юк, чөнки ул бик тиз тарала, аллергиягә каршы сыворотка уколны да үзлектән ясарга рөхсәт ителми, аллергиядән шок булу куркынычы бар.

Хәзер җиләк сезоны, шуңа кырга чыкканда аякка да өскә дә ябык кием кияргә киңәш итә белгечләр. Еланнар кеше аз йөргән, ташландык җиргә ияләшә, шуңа печәнне чабып, корыган агачларны җыештырырга. Татарстанның барлык районнарында да еланнар бар. Агулап котылып булмый, ияләштермәскә кирәк.

Алексей ПАВЛОВ, Идел-Кама тыюлыгының баш фәнни хезмәткәре:
- Еланнар ашый торган тычканнарны да, күселәрне дә үрчетмәскә. Шулай итмәсәк, еланнар кешеләрнең тормышын түзеп булмаслык итәргә мөмкин. Сак булыгыз!

Шулай да еланнарның саны артмады диләр. Кыш җылы килгәндә, иртәрәк уяналар. Безнең якларда сары тимгелле тузбаш елланнар да күп. Алары кешегә тими. Ә менә кара елан чага. Аның озынлыгы 50-70 см чамасы, тузбашныкы бер метр. Гомер буе урман буенда яшәгән Роза әби Кәримова дә хәзер саграк булам ди.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров