Онлайн трансляция

Свернуть

Сабада 17 ел рәттән кабак бәйрәме уздырыла!

Сабада 17 ел рәттән кабак бәйрәме уздырыла!

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2020, 14:57

457

0

Көз, кояш, кабак. Соңгысы быел тагын уңган. Хәтта, 20 - 30 киллограмлылары бар авылларда. Бүген моны Сабада 17 нче ел рәттән уздырылучы кабак бәйрәменә барып күрдек. Казан артында яшәүчеләр шушы чарада катнашу өчен генә булса да утырта башлаган аны. Тиз үсә, артык таләпләре юк , кешегә дә, хайваннарга да файдалы диләр. Сотлары, зурлыклары һәм уңышы төрле була.

Сабада 17 ел рәттән кабак бәйрәме уздырыла!
Бакчасы тулы кабак. Быел да уңышы мул. Сабаның Оет авылында яшәүче Марсель Мөхәммәтов бишенче көз әнә шундый күтәрә алмаслык кабаклар җыеп ала.

Марсель МӨХӘММӘТОВ, кабак үстерүче:
- Кабакны тишелеп киткәндә генә су сибәсе, аннары сибәргә кирәкми.

2 машина уңышны ул инде без килгәнче үк сарайга алып кайтырга өлгерә. Истәлеккә телефонына төшергән. 4 тонналап чыккан. Юкка гына утыртмыйлар, файдасы күп ди.
Ә бу иң зур кабакларны арбага төяп ярышка алып бара. Саба районында ул 17 нче ел элек башланган традиция.

Кабакчылар иң зур кабакларын алып бер мәйданга җыела. Бүген монда кабак бәйрәме. Яшелчәнең нинди генә төре, төсе, сорты юк. Кабактан эшләнмәләрдән күзләр камаша. Оста куллар аны ел дәвамында ясый.

Кабак бәйрәменә һәр оешма менә шулай зурлап әзерләнә. Бәлешләрдән өстәлләр сыгылган. Кабактан ни генә пешермиләр, кайнатмасын да ясыйлар, ашын әйтеп тә торасы юк. Сок чыгаралар, хәтта тозлыйлар да икән.

Нәсфия ХӘМИТОВА: Бу сезон вакытында гобәдияләрне дә кабак кушып бик тәмле була.

Ләйсән ӘХМӘДУЛЛИНА:
- Җаның ни тели шуны әзерләп була, вареньедан алып бәлешкә мантыйга кадәр.

Яшь чагында ул да кабак үстергән. Хәзер кабак аның китапларында. Теләчедән 85 яшьлек Гамилә Гәрәева бу бәйрәмгә ел да шигырь язып килә.

Быел иң зур кабак - Сәйфетдиновлар гаиләсенеке. 47 килограммга җиткән. Үстереп карыйк дип беренче ел утыртканнар - хәзер атаклы кабакчылар.

Төрле номинация, йөзләгән катнашучы, тонналап кабак. Уңыш бәйрәмендә әйтерсең бөтен Казан арты катнаша.

Әлфия МӨБАРӘКОВА, Фестивальнең идея-авторы, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры:
- Балтач, Кукмара, Арчалалылар килде. Сокланып карап торам.

Кабак үстерүчеләр районда да, бөтен республикада да арткан. Аның төрле сортларын үстереп карыйлар. Карап торышка каз муенына охшаганы Буа шәһәренең Көнбатыш бистәсендә яшәүче Илсөяр Шиһабетдинова яшелчәләре.

Бүген башланган республика ярминкәләрендә дә дистәләгән тонна кабак тәкъдим иттеләр. Сораучылар да күп. Шуңа аны үстерүче фермерлар саны да күбәя.

Вакыйф Мингалиев, яшелчә үстерүче фермер:
- 3 точка бакчамда 3 бакчада үстерәмен бу миңа бик файдалы. Көз буе кыш буе да республика халкына тәкъдим итәбез.

Безнең табигый шартлар кабак уңышы өчен кулай, шуңа да алар кочакка сыймаслык булып зур үсә ди белгечләр. Ә аны үстерүчеләр серен белмәсәң үсми ди. Ә кабакның файдалы булуы берәүгә дә сер түгел. Серен белгәннәр бүген ярты республиканы шаккатырды. Европада кабаклы хеллуин, Германиядә менә шушылай уңыш бәйрәме гөрләгәндә Татарстанның Саба районы аларга үзебезчә татарча итеп кабак фестивале белән җавап бирә алыр иде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров