Онлайн трансляция

Свернуть

Ишегалдында бизнес

Ишегалдында бизнес

https://tnv.ru

09 Октябрь 2020, 15:31

259

0

Татарстанда ишегалдында ферма төзеп, үз эшен башлаган фермерлар байтак. Шуларның берсе - Азнакай районыннан Мөстәкыймовлар. Алар пандемия алдыннан гына, ярты ел элек сыер фермасы ачалар һәм инде файдага эшли башлыйлар. Хәзер Азнакай районы сөтчелек буенча республикада бишенче бара. Монда фермерларның да өлеше бар.

Ишегалдында бизнес
Матур итеп эндәшсәң, сөтне дә күбрәк бирәләр, сауганда да тыпырчынмыйлар, ди фермер Фаяз Мөстәкыймов. Ул токымлы сыерлар тота. 30 баш тананы өч ел элек Киров өлкәсеннән алып кайталар.

Фаяз МӨСТӘКЫЙМОВ, фермер:
- Аклы-каралылар чернопсетрыйлар шулар яраклашкан безнең климатка. Сөтне дә әйбәт бирәләр. Ашауга да талымсыз.

Көненә хәзер алар 400 литрдан артык сөт бирә. Кечкенә ферма өчен бу бик яхшы күрсәткеч! Мөстәкыймовлар биредә гаилә белән эшли.

Миләүшә МӨСТӘКЫЙМОВА:
- Көненә ике тапкыр савабыз. Иртәле, кичле. Үзләренең режимнары бар. Һәрбер сыерның үз характеры бар инде.

һәрберсенең алдына чөгендер салабыз, аннан фураж. Алай сөтнең майлылыгы, куелыгы арта.

Фаяз МӨСТӘКЫЙМОВ, фермер:
- 3 млн сум күләмендә грант бирде. Шул акчага 28 буаз тана алып кайттык. 30га якын мал булды. Шуннан кереп кителде инде.

Терлекчелектә тәҗрибәләре моңарчы да була. Шуңадырмы, эш җайлы башлана. Киткән чыгымны бер ел эчендә каплыйлар.

Фаяз МӨСТӘКЫЙМОВ, фермер:
- Көнлек керем -сөттән. Сөт булса, табыш бар. 21-22 сумнан бара бер литры.

Ишегалдында ферма төзеп, алар авыл кешеләрен эшле дә итә. Эш урыннары артачак әле. Хәзер сыерларны 100 башка җиткерергә телиләр.

Фаяз МӨСТӘКЫЙМОВ, фермер:
- Яхшырак сөтлерәк сыерларны тана обзауларны үзебездә калдырабыз.

Фаяз МӨСТӘКЫЙМОВ районда беренчеләрдән булып үзенә эшли башлаган фермер. Кереме дә бар, авылдашларына да үрнәк. Аннан куреп тотыналармы, хәзер фермерлар саны районда 40тан арткан. Республикада сөт җитештерү буенча Азнакай бүген беренче бишлектә бара.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров