Онлайн трансляция

Свернуть

"Әле дә ышанып бетә алмыйм. Йөрәгем сыкрый"

"Әле дә ышанып бетә алмыйм. Йөрәгем сыкрый"

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2020, 12:04

102

0

Быел барлык буласы әйбер дә булды инде дисәк, юк икән. Инде икенче атна Татарстанның 3 районы - Буа, Чүпрәле, Мөслим фермерлары кош гриппы алып килгән мәшәкатьләр белән яши. 3 районда 5600 баш кош-корт юк ителгән. Якынча гына исәпләп карасаң да, бу 8 млннан артык зыян дигән сүз. Авыл җире өчен бик зур сумма!  

"Әле дә ышанып бетә алмыйм. Йөрәгем сыкрый"
Татарстан Россиядә кош гриппы табылган 11нчы төбәк. Кайбер мәгълүматлар буенча, илдә бу авыруның 65 чыганагы табылган. Хәзер белгечләр хәл тотрыкланыр дип саный. Чөнки таратучы дип санала торган кыргый кошлар җылы якларга китеп бетте диярлек.

- Әле дә ышанып бетә алмыйм. Йөрәгемнең сыкравы. Җәй буе бөтен эшебез үтте бит инде шунда. Сәгать дүрттә килә идек, унбердә кайта идек...

Резедә Төхфәтуллина еларга гына тора. Бер көн дигәндә, үстергән бер хуҗалык казны югалталар. Шуннан соң хастаханәгә эләгә. Без килгән көнне генә чыктыю.1242 баш кош гриппына каршы тора алмый. Истәлеккә телефонда видеолары гына калган.

Казларны Төхфәтуллинар быел грант акчасына сатып ала. Өч миллион сумга - өч мең баш. Ферма төзергә дип үз акчаларын, бер миллион 800 мең сум кертәләр. Заманча каз оясы елга янында урнашкан.

Резедә ТӨХФӘТУЛЛИНА, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары:
- Без иртән төшерә идек инде ашатып-эчертеп, алтыда чыгара идек фермадан. Аннан төшерә идек елгага. Өчтә кайтара идек аларны. Кыр үрдәкләре дә бар иде анда. Фотога да төшергәнем бар иде минем аларны. Бергә йөзеп шунда йөрделәр. Бер дә андый хәл булмады. Менә бу өч көндә үзгәрде.

Алия ХӘЙРЕТДИНОВА
- Нәкъ менә казлар фермасы яныннан Чылна елгасы уза да инде. Ферма казлары бу елгада коенганнар. Әле алай гына да түгел. Бу елганы кыр үрдәкләре дә яратып өлгерә. Ә алар исә бер яктан кош гриппына каршы торучанлыклары белән аерылып торсалар, икенче яктан бу йогышлы авыруны төп таратучылар булып санала.

Беренче үлгән каз бәбкәләрен Казан ветеринария лабораториясенә җибәрәләр. Икенче көнне үк аларда кош гриппы диагнозы раслана.

Айрат ИМАТДИНОВ, Чүпрәле районы ветеринария берләшмәсе начальнигы:
- Бу ферма очаг булып санала инде птичий грипп буенча. Анна соң биш километрлы зона билгеләнде, беренче угрожаемый зона инде ул. Аңы дүрт авыл керә: Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Алешкин Саплык, Татар саплыгы авыллары. Аларда без икенче көнне үк подворный обход ясадык. Халыкка памяткалар тараттык, кул куеп алдылар: кошларны ябырга, чыгарырга түгел.

Иске Чүпрәле урамнарын авыл урамнары дип әйтеп тә булмый. Ник бер тавыгы кыткылдасын, ник бер әтәче кычкырсын. Берничә көн инде алар үзизоляциядә. Кешеләр коронавирустан сакланса, кош-кортларны кош гриппынан саклыйлар.

- Тавыкларыбыз менә шушында йөреп торалар иде. Бер-еке көн менә ябып тотабыз. Урыннары әнә шушында.

Җәүдәт Мөдәррисовның келәтендә егерме тавык калган. Каз-үрдәкләрне кош гриппы турында ишеткәч тә, хәл иттек ди. Тавыкларын хуҗа саклап калу яклы.

Җәүдәт МӨДӘРРИСОВ :
- Суярга уйламыйбыз әле. Курку бар да. Курку булмаса без аларны иреккә чыгарыр идек. Курку былганга япкан инде алар хәзер.

Каз фермасы Иске Чүпрәле авылдан шактый ерак урнашса да, хәбәр авыл җирлеге халкын шомга сала. Ай башында 1700 хуҗалыкка 22 меңнән артык кош-корт исәпләнсә, ай ахырына шактый кими.

Рамил НИЗАМОВ, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары:
- Бу авыру килеп чыкканнан соң да халык үзләренең кошларын суеп, эшкәртә башлады. Хәзер әзәйде инде. Бер 18-19 меңнәр бар.

Шул ук хәл Мөслим районының Дусай авылында кабатлана. Монда дүрт мең ярым баш кош-кортны юк итэлэр. Бу юлы да афәтнең килеп чыгуын белгечләр кыргый кошлардан күрә. Крестьян-фермер хуҗалыкка килгән зыян сигез миллион сум белән бәяләнә. Чүпрәледә дә зыян, җырдагыча, "санарлык түгел".

Айваз АБЯЗОВ, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе:
- Югалту күп. Аларның бит әле шуңа өстәп кредитлары, җыйган акчалары да бар иде. Менә хәзер казларны саталар 360 сумнан. Санап чыгарыгыз инде. Дәүләтебез, министерствобыз читтә калдырмас, берәр ярдәм булыр дип ышанабыз.

Чүпрәле белән Мөслим янында Буа районы да бар. Монда да зыян миллонлы.

Алия ХӘЙРЕТДИНОВА :
- Бу афәт кыр үрдәкләре белән генә бәйле түгел. Буа районын алыйк. Ул да Чүпрәле районы кебек Чуваш Республикасы белән чиктәш. Һәм нәкъ менә Чуваш Республикасынна Буа районына тиешле ветеринария документларыннан башка чирле бәбкәләр кайта.

Ветеринария белгечләре шулай ди. Хәзер Татарстан Россиянең кош гриппы буенча имин булмаган төбәкләре исемлегенә керә. Чүпрәле һәм Буа районнары Ульян һәм Чуваш Республикасы белән чиктәш. Бу күрше төбәкләр кош гриппы буенча кызыл зонада. Мөслим исә Башкортстанга тоташа. Әмма чикләрдә кергән малны тикшереп торучы постлар юк.

Габделхак МОТЫЙГУЛЛИН, Татарстанның баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Ул бит район күләменә тулысы белән карантин кертелми. Ул менә шул хуҗалыкларга ганы карантин салына. Президент Рөстәм Нургалиевич Указы нигезендә эшләнә. Анда блок-постлар куелмаячак. Һәрбер куркыныч булган саен границаны ябып, яки границаны тикшереп, бөтен машинаны карап бетерү мөмкин түгел бүгенгесе көндә).

Ничек кенә булмасын, кош гриппы чит төбәкләр белән чиктәш районнарда теркәлгән. Хайваннарны чит төбәктән республикага тиешле документларсыз алып керү - бездәге кош-корт исәнлегенә дә куркыныч тудыра. Моңа каршы хайваннарны бердәм тәңгәлләштерү системасы ярдәмендә көрәшергә җыеналар.

Габделхак МОТЫЙГУЛЛИН, Татарстанның баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Безнең бит инде ветеринар белешмәләр электронно бирелә, Меркурий системасында. Шул ук ветеринар белешмәдә менә бу кошларның чип номерлары да язылган булачак. Безнең республикана нинди кош кергәнне без шуннан карап белә торган булабыз.

Президент Указы буенча өч ферма территориясендә карантин игълан ителде. Димәк, эшмәкәрләр компенсациягә дә өметләнә ала.

Артур ИСМӘГЫЙЛЕВ, Татарстанның баш ветеринария идарәсе хокук бүлеге җитәкчесе:
- Күпме акча түләнәсе билгеле түгел хәзерге вакытта. Бу сумма баш саныннан, казларның яшеннән, авырлыгыннан һәм уртача бәядән торачак.

Чүпрәледә Төхфәтуллиннар гаиләсе бу хәлләрне сабак, Ходайның бер сынавы дип атый. Бирешергә җыенмыйлар, киләсе елга яратып өлгергән эшләрен дәвам итәргә уйлыйлар. Шуңа беренче эш итеп - ферманы да, махсус казлар өчен ясалачак күлләвекне дә тимер сетка белән әйләндереп алу каралган.
 
<iframe title=""Канатлы" грипп зыяны" width="1280" height="720" src="https://www.youtube.com/embed/vNcryJ8jnfw?feature=oembed" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen="">
</iframe>

Комментарии 0

Аватар