Онлайн трансляция

Свернуть

Ничек яшисең, авыл?

Ничек яшисең, авыл?

https://tnv.ru

18 Декабрь 2020, 16:15

279

0

Татарстанда соңгы 5 елда авыл халкы 15 меңгә кимегән. Диплом алган  белгечләр дә шәһәргә китү ягын өстен күрә.  Бүген әлеге мәсьәләрне муниципаль берәмлекләр советының 15нче сьездында күтәрделәр. Хәзер яшьләрне махсус программалар белән тагын да кызыксындырмакчылар. Бүген кайсы җирлекләргә өр яңа машиналар тапшырдылар? Руслан Хөснетдинов материалы.

Ничек яшисең, авыл?
Иң яхшы дип табылган авыл җирлекләре, районнарга - яңа машина ачкычлары! Җиңүчеләрне социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча билгелиләр. Халык гозере күпме вакытта хәл ителә? Мөрәҗәгатьләр купме?

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ-Татарстан Республикасы Президенты:
- Халык белән элемтә булсын. Республикада 10 ел дәвамында 2300 машина тапшырылды. Машинасыз бүген аралашып булмый.

Район-авыллар арасында ел саен конкурс уздырылучы конкурста быел 100 җирлек җиңүче. Таләпләр һәммәсендә дә бер - халыкның тормыш-яшәешен кайгырту.

Айдар ГӘРӘЕВ-Саба районы Шәмәрдән бистәсе җирлеге башлыгы (Авыру вакытында машина белән без волонтер булып та йөрибез әле. Авыртучыларга дарулар алып киләбез.

Илдус ЗАРИПОВ-Лаеш районы башлыгы:
- Мондый машиналар булу Республика өчен халыкка бик зур ярдәм. Рәхмәт Президентка!

Авыл җирлекләрендә нинди мәсьәләләр еллар буе хәл ителми? Коронавирус кеше тормышына ничек тәэсир итә? Залда суз шул хакта. Пандемия үзара салым программасын туктатмаган. Анда 878 авыл катнаша, 260 миллион сум акча җыела. Республика 1 миллиард сум өсти.

Әгъзам ГОБӘЙДУЛЛИН-Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе:
- 2013 нче елдан башлап дәүләт тарафыннан үзара салымны финанслауга 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Җирлекләрдән проблеманы хәл итүдә зур ярдәм.

Коронавирус дип, Татарстанда программалар тукталмый. Бу уңайдан Татарстанны Россиядә үрнәк итеп куялар.

Виктор КИДЯЕВ-Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы президенты:
- Россия төбәкләре арасында социаль-икътисадый өлкә буенча Татарстан 5нче урында. Эшнең нәтиҗәсе шунда куренә.

Рөстәм Миңнеханов яңа бурычлар куя.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ-Татарстан Республикасы Президенты:
- 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы дип игълан ителде. Нинди ярдәм кирәк муниципалитетлар тарафыннан бөтен көчне куеп эшләргә кирәк була.

Татарстанда быел 50 программа тормышка ашырыла. Аларның яртысы авыл тормышы белән бәйле. Моңа өстәп, илкуләм проектлар гамәлдә. Алар - 11. Бүген съезд башланыр алдыннан проектларның үтәлешен фотокургәзмәдә тәкдим иттеләр.

Айдар СӘЛИМГӘРӘЕВ-«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе:
-Быел бу конкурс икенче ел бара. 2 меңнән артык эш килде. 130 эшне сайлап алдык. Ел дәверендә роликлар чыгардык.

Бүген Әгъзам Гобәйдуллин алдагы 5 елга совет рәисе дип кабат расладылар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров