Онлайн трансляция

Свернуть

Арчада сукачылар ярышты

Арчада сукачылар ярышты

https://tnv.ru

10 Июнь 2021, 12:07

732

0

Ярышта һәр хуҗалыктан берәр механизатор катнашкан.

Арчада сукачылар ярышты
9 июньдә “Төрнәле–Пошалым” ширкәте базасында район сукачылары ярышы булган. Ярышта һәр хуҗалыктан берәр механизатор катнашкан. Бу хакта "Арча хәбәрләре" җиткерә.

Районның иң яхшы тракторчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга яңгыр да комачаулый алмады, көтеп алган яңгырларга һәркем шат иде.

Беренче урынны “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев яулады. “Тукай” ширкәтеннән Рүзәл Әюпов – икенче, “Северный” ширкәтеннән Алим Абдуллин өченче урында. “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров – Иң тәҗрибәле катнашучы”, “Аю” ширкәтеннән Фирдүс Хәкимҗанов – “Иң яшь катнашучы”, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов – “Югары осталык иясе”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Фәнил Мөхәммәтшин – “Агрегатны иң яхшы әзерләүче”, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин – “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы” исемнәренә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

Фото: "Арча хәбәрләре"


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров