Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертергә мөмкиннәр

Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертергә мөмкиннәр

https://tnv.ru

23 Июнь 2021, 13:01

845

0

Республикада һава температурасы нормадан 9 градуска югары.

Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертергә мөмкиннәр
Бик эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Татарстанда 30нче июньнән гадәттән тыш хәл режимы кертергә мөмкиннәр. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган махсус комиссия утырышында билгеле булды.

Республикада һава температурасы нормадан 9 градуска югары. Июнь ахырына кадәр шулай торыр дип фаразлана. Бу исә, быелгы урып-җыю кампаниясеннән тискәре йогынсы ясаячак.

Белгечләр, хәл шулай дәвам итсә, уңыш гектарыннан 20 центнердан артмаячак дип фаразлый. Мондый эсселек нинди чаралар күррегә мәҗбүр итә? Рания Абдрахманова репортажы:


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров