Онлайн трансляция

Свернуть

Кара карлыганнан биш минутта әзер була торган бик тәмле кайнатма рецепты

Кара карлыганнан биш минутта әзер була торган бик тәмле кайнатма рецепты

https://tnv.ru

12 Июль 2021, 11:33

2290

0

Кара карлыганнан биш минутта әзер була торган бик тәмле кайнатма рецепты
Карлыганнар өлгерде, хәзер инде тәмләп ашыйсы, җыясы һәм кайнатма ясыйсы бар.

 Кайнатмаларның да барысы тәмле һәм җиңел түгел. Без сезгә "Хезмәт" газетасыннан нәкъ менә шундый рецепт тәкъдим итәбез.

 Юып, суы саркытылган 11 стакан кара карлыган, 3,5 стакан су, 8 стакан шикәр комы кирәк. Тиешле нормадагы шикәр комын эрет, кайнап чыккач, карлыганнарны сал. Күбеген җый, кайнап чыккач, акрын утта 5-10 минут кайнат. Кайнар килеш 7 стакан шикәр комы салып, эреп беткәнче болгатып тору сорала.

 Фото: https://pixabay.com/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров