Онлайн трансляция

Свернуть

Көнбагыш зыяны һәм файдасы

Көнбагыш зыяны һәм файдасы

https://tnv.ru

13 Июль 2021, 15:35

384

0

Көнбагыш зыяны һәм файдасы

"Кызыл таң" газетасында эшләүче коллегаларыбыз көнбагышның зыянлы һәм файдалы якларын сөйләп китте.

Көнбагыш эчәкләр эшчәнлеген көйли. Кыздырылмаган көнбагыш кулланганда яралар тизрәк төзәлә. Инфекцияле авырулардан соң көнбагыш куллану файдалы, бу очракта файда иммунитетның көчен арттырудан һәм ныгытуыннан гыйбарәт;

Миокард инфаркты, йөрәк-кан тамырлары, бавыр авырулары, атеросклероз вакытында рационга көнбагыш орлыкларын кертергә тәкъдим ителә, бу организмга уңай йогынты ясаячак. Шулай ук көнбагыш ашау процессы нервларны тынычландыра, проблемаларны онытып торырга мөмкинлек бирә.

Шулай да белгечләр кыздырылмаган көнбагышта витаминнар күбрәк булуын ассызыклый. Әгәр дә көнбагыш кыздырганда ул бераз көйгән икән, киресенчә, сәламәтлегегезгә зыян китерергә мөмкинсез. Аеруча ашказаны авырулары булган кешеләр өчен бу куркыныч.

Һәм, әлбәттә, көнбагышны кабыгыннан кул белән арындыру тешләрегезне саклауда зур ярдәм булачак.

Фото: https://pixabay.com/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров