Онлайн трансляция

Свернуть

Бәрәңге бәясе рекорд куя

Бәрәңге бәясе рекорд куя

https://tnv.ru

15 Июль 2021, 14:11

867

0

Бәрәңге - 100 сум, әфлисун - 60. Татарстан халкы чит илдә үстерелгән һәм үзебезнең илдә булган азык-төлеккә бәя артудан тел шартлатуын дәвам итә.Бәрәңге хакы хәзер кишер белән чөгендер рекордын да уздырды. Алга таба бәяләр нишләр?

Бәрәңге бәясе рекорд куя
Бәяләр бәрәңге белән чөгендергә генә түгел, җиләкләргә дә күтәрелгән. Караҗиләк 200 сум булса, хәзер 300, чия - 200 сум)

Моның сәбәбен бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлаттылар. Үзебезнең складларда бу вакытка яшелчә бетә. 

Марат ҖӘББАРОВ, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Бу чорда без бәрәңгене һәрвакыттагыча көньяк төбәкләрдән сатып ала идек. Әмма пандемия һәм башка кыенлыклар аркасында, яшелчә керткәндә тоткарлыклар килеп чыкты. Алар ике атнадан хәл ителәчәк. Шул вакытта бәрәңге дә арзанаер дип көтелә.

Корылык аркасында Республиканың, Чүпрәледән кала, һәр районында гадәттән тыш хәл кертелгән. Иң нык зыян күргән хуҗалыкларга финанс ярдәм каралган. Терлек сатып алу, минифермалар төзү һәм аларны саклап калу өчен Республика бюджетыннан быел 416 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуңа кибеттәге сөткә бәя артмаска, ә авыл сатып алу бәясе төшмәскә тиеш. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров