Онлайн трансляция

Свернуть

Балтачта XIV Мөселман балалар сабантуе узды

Балтачта XIV Мөселман балалар сабантуе узды

https://tnv.ru

26 Июль 2021, 10:49

495

0

Балтачта XIV Мөселман балалар сабантуе узды
25н июль Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды.

Бирегә килгән күпләгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, дин әһелләре, күренекле шәхесләр булды.  Әлеге чара быел ундүртенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. Сабантуйда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре: Ульян, Самара, Оренбург, Киров өлкәсе, Мари Эль, Башкортстан, Чувашия республикалары мөселманнары да кунак булып килде.

Быелгы мөселман балалар Сабан туе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте, әлеге чараны оештыруның төп максаты булып балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү тора.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр белән үрелеп барды.

Быелгы бәйрәмгә 27 төрле ярыш кертелде.  Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылды. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләк бирелде.

Милли көрәш бабайлар арасында да үткәрелде. Беренче урында калучыга төп бүләк – тәкә булды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары булды. Анда да җиңүчегә тәкә бирелде.

Чыганак һәм фото: http://dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров