Онлайн трансляция

Свернуть

Крыжовниктан шәп кайнатма ясау ысулы

Крыжовниктан шәп кайнатма ясау ысулы

https://tnv.ru

26 Июль 2021, 16:00

453

0

Крыжовниктан шәп кайнатма ясау ысулы
Крыжовник кайнатмасын күпләр яратмый, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә саклап була, дип белдерә "Кызыл Таң" газетасы. Сезгә әлеге рецептны тәкъдим итәбез.

Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунның кабыгын чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, суыткычка алып куясы гына кала.

Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә кышыш чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.

Фото: https://pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров