Онлайн трансляция

Свернуть

Бакча башында зират булган ханым: Җәй уртасында бәрәңге күмгән чагында, монда кеше күмеп яттылар

Бакча башында зират булган ханым: Җәй уртасында бәрәңге күмгән чагында, монда кеше күмеп яттылар

https://tnv.ru

29 Июль 2021, 10:26

2174

0

Ютазы районының Иске Каразирек авылында мәрхүмнәрне шәхси хуҗалыклар коймасына терәп диярлек җирли башлаганнар.

Бакча башында зират булган ханым: Җәй уртасында бәрәңге күмгән чагында, монда кеше күмеп яттылар
Бакча башында - кабер! Бу хакта кичә язган идек инде, бүген "Татарстан хәбәрләре" сюжетын хәбәр итәбез.

Ютазы районының Иске Каразирек авылында мәрхүмнәрне шәхси хуҗалыклар коймасына терәп диярлек җирли башлаганнар. Кабер белән бакча арасында нибары ярты метр ара калган. "Бу  - санитар таләпләрне тупас бозу. Зират белән авыл арасы, ким дигәндә, 50 метр  булырга тиеш" - ди биредә яшәүчеләр. Мондый хәлгә ни өчен юл куелган, җаваплыларны нинди җәза көтә һәм проблеманы хәл итеп булырмы - Филүзә Хәмидуллина белеште. 

Койманың икенче ягында - Фәния Рахмаеваның бакчасы. Мондый хәлгә ул инде  ияләшкән булган. Әмма узган кышта үлүчеләрне аның коймасына терәп диярлек җирли башлыйлар. Каберләр белән киртә арасында ярты метр да юк, 

Мәмдүхә Шәяхмәтованың бакча башында да каберләр. Бу авылда 60 ел яшәп мондый хәлне күргәнем юк иде әле, ди ул. Техника белән бакчага керергә юл да калдырмаганнар дип зарлана. Моңарчы шушы урыннан трактор белән печән алып кайта торган булганнар.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров