Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Федераль хөкүмәткә авыл хуҗалыгына ярдәм буенча мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Федераль хөкүмәткә авыл хуҗалыгына ярдәм буенча мөрәҗәгать итте

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2021, 09:50

325

0

Рөстәм Миңнеханов Федераль хөкүмәткә авыл хуҗалыгына ярдәм буенча мөрәҗәгать итте
Рөстәм Миңнеханов Федераль хөкүмәткә корылыкка бәйле рәвештә авыл хуҗалыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Киңәшмәне видеоэлемтә аша илнең вице-премьеры Дмитрий Чернышенко үткәрде.

Анда шулай ук Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнаша. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел җәй илнең кайбер төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, корылыктан җитди зыян күрде. 

Республикада ике миллион ярым тонна ашлык җыеп алына. Президент, аномаль эсселек зур һәм кечкенә хуҗалыкларга да зыян салды ди. Шәхси хуҗалыклар да авырлыклар белән очраша.

Татарстан Президенты Дмитрий Чернышенкога бу теманы Хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүне һәм төбәкләргә ярдәм күрсәтүне сорады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров