Онлайн трансляция

Свернуть

Карабодай бәясе күтәрелә - сәбәбе нидә?

Карабодай бәясе күтәрелә - сәбәбе нидә?

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2021, 12:46

686

0

Карабодай бәясе күтәрелә - сәбәбе нидә?
Илдә карабодайның бәясе соңгы 10 елда беренче тапкыр 100 сумнан арткан. Росстат шундый мәглүмат китерә.

Бәя болай, хәтта ихтыяҗ китән артып киткәч, 2020 елның язында да күтәрелмәгән була. Ул чакта карантин дип, халык ярманы күпләп ала башлаган иде.

Хәзер кибет киштәләрендә карабодайны 70-90 сумга алырга була. Яңа партиясе ничә сумнан килер, ди сатучылар. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгында — карабодай кытлыгы көтелми дип белдерделәр.

Татарстан үзенә кирәк булган карабодайның яртысын җитештерә. Калганы Алтайдан кайтарыла. Бәя нигә арта башлаган соң? Моны Рания Абдрахманова ачыкларга тырышты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров