Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер ир-ат һәм хатын-кыз мунчада янып үлгән

Татарстанда бер ир-ат һәм хатын-кыз мунчада янып үлгән

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 11:03

2006

0

Татарстанда бер ир-ат һәм хатын-кыз мунчада янып үлгән
33 яшьлек хатын-кыз һәм 38 яшьлек ир-ат мунчада янып үлгәннәр. Фаҗига Яшел Үзән районы Новониколаевск авылында булган. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын турында хәбәр ашыгыч рәвештә бүген төнлә килеп ирешкән. Янгынга килгән янгын сүндерүчеләр агач мунча януын күреп ала. Янгын сүндерүчеләр 12 квадрат метрга сузылган янгынны оператив рәвештә туктата алган.

Янып беткән бураларны караганда ир-ат һәм хатын-кыз мәете табыла. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров