Онлайн трансляция

Свернуть

Ни өчен хуҗалык җитәкчеләре ел саен бәрәңге мәйданын кыскарта?

Ни өчен хуҗалык җитәкчеләре ел саен бәрәңге мәйданын кыскарта?

https://tnv.ru

18 Октябрь 2021, 09:53

215

0

Ни өчен хуҗалык җитәкчеләре ел саен бәрәңге мәйданын кыскарта?
1980 елларда Татарстанның күмәк хуҗалыклары бәрәңгене 70 мең гектарда утыртса, бүген бу бары тик өч гектар. Хуҗалык җитәкчеләре ел саен бәрәңге мәйданын кыскарта. Чөнки тоткан чыгымнар керем белән чагышмый.

Быел коры җәй килү сәбәпле суга өч-дүрт мәртәбә артык акча тоталар. Евро арту сәбәпле — ягулык, запас частьләр бәяләре арта. Шуңа өстәп бәрәңге уңышы да бермәбер кими. Бу чыгымнарны каплар өчен — бәя дә күтәрелә. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ул 23 сум булса, хуҗалыклардан 30 сумга алып китәләр.
Бәяләрне тотрыклы тотар өчен авыл хуҗаоыгы тарафыннан яшелчә үстерүчеләргә аерым субсидия каралган — гектарына 25 мең сум. Киләсе елга яшелчә утырту мәйданнарын 10% арттыру планнаштырылган.

Башка төбәкләрдән кергән бәрәңге — безнең икътисадка зур йогынты ясамый. Безнең базал алар өчен ачык. Бу Татарстанның тиешле кадәр җитештерә алмавы билгесе түгел. Чуваш бoрәңгесен Татарстанда тәмле булганы, симәнә алыштырыр өчен алалар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров