Онлайн трансляция

Свернуть

Корылык сәбәпле булган югалтуны тутырыр өчен, ким дигәндә 10 процентка үсеш кирәк

Корылык сәбәпле булган югалтуны тутырыр өчен, ким дигәндә 10 процентка үсеш кирәк

https://tnv.ru

28 Февраль 2022, 11:56

672

0

Узган ел хуҗалыклар 50 млрд сум табышсыз калды.

Корылык сәбәпле булган югалтуны тутырыр өчен, ким дигәндә 10 процентка үсеш кирәк
Кышның соңгы көннәрендә авыл хуҗалыгы министрлыгы узган ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышын уздырды һәм яңа авыл хуҗалыгы сезонына план-фаразларын җиткерде. Әлегә төп бурычлар - коры килгән 21нче елның зыянын каплау һәм шушы шартларда ниндидер үсеш күрсәтү.

Узган ел хуҗалыклар 50 млрд сум табышсыз калды. Корылык сәбәпле булган югалтуны тутырыр өчен, ким дигәндә 10 процентка үсеш кирәк, ди министр. Узган җәй тагын бер проблеманы ачкан иде. Республикада кышка саклар өчен яшелчәләрне күбрәк салырга кирәк. Бу җәй көне, гадәттә, читтән кертелә торган товарга бәйле булып калмаска һәм бәяне тотрыклы сакларга мөмкинлек бирәчәк. Карар кабул ителгән инде.

Татарстанда яшелчә утыртыла торган мәйданнарны арттырачаклар һәм яшелчә саклау складларын төзекләндерәчәкләр.
Бәядән бәйсезлек ничек тәэмин ителәчәк?


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров