Онлайн трансляция

Свернуть

Бу атнада Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Бу атнада Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

https://tnv.ru

14 Март 2022, 13:36

653

0

Бу атнада Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
19 марттан башлап Казанда традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә атна саен шәһәрнең 15 мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә республика районнары предприятиеләре һәм агрохолдинглар катнашачак. Сәүдә 6:00 дән 12:00 гә кадәр барачак.

Азык-төлек сату мәйданчыклары Казан Мэриясе сайтында бастырылды.

Кибет киштәләрендә кайбер товарлар югалган, тик Республика халкына борчылыр сәбәп юк, Мәсәлән, Татарстан складларында әле ярты елга җитәрлек шикәр комы бар. 

Президент кушуы буенча, республикада ике комиссия оешты. Берсе азык-төлек, икенчесе башка төр товарлар буенча. Сәүдә нокталарын тәэмин итү ничек оештырылганын, товарларның бәясен күзәтеп торалар. 

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре. 

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров