Онлайн трансляция

Свернуть

Республика язгы кыр эшләренә 95%ка әзер

Республика язгы кыр эшләренә 95%ка әзер

https://tnv.ru

14 Март 2022, 15:16

1633

0

Республика язгы кыр эшләренә 95%ка әзер
Бу атнада илнең көньяк төбәкләрендә язгы кыр эшләренә керештеләр. Ай ярымнан Татарстан да чәчүгә чыгачак. Быел аңа әзерлек Россиягә карата кертелгән санкцияләр шартларында бара. Тулаем алып караганда, республика 95%ка әзер, дип белдерделәр авыл хуҗалыгы министрлыгында. Бу мәсәләдә Татарстан хәзер никадәр чит илгә һәм аннан кертелүче товарларга бәйле?

Кыр эшләренең төп 5 пунктын аерып карый алабыз. Чәчү орлыгы, техника һәм аңа запас частьләр, ягулык, минераль ашлама, үсемлекләрне химик эшкәртү чаралары. Ягулык һәм минераль ашлама буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре кыенлык булыр дип көтми. Чөнки үзебездә җитештерелә.

Чәчүлек орлык буенча да төп фонд әзер. Әмма чит илдән кертелә торган - кукуруз белән шикәр чөгендере орлыгы буенча кыенлык бар. Кирәк күләмдә кайтып бетмәгән. Техника кыр эшләренә 95%ка әзер. Ил чигендә калган запас частләр бар. Хәзер аларны башка төбәк һәм илләрдән табып кайтарту мөмкинлеген карыйлар.

8 ел элек булган санкцияләр вакытында Россия - илдә импорт материалларны үзебезнеке белән алыштырырга өйрәнә башлады.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров