Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ярминкәләргә моңарчы күрелмәгән санда кеше килгән

Татарстанда ярминкәләргә моңарчы күрелмәгән санда кеше килгән

https://tnv.ru

22 Март 2022, 13:02

2100

0

Татарстанда ярминкәләргә моңарчы күрелмәгән санда кеше килгән
Кичә авыл хуҗалыгы министрлыгында бу язда беренче тапкыр уздырылган ярминкәләргә нәтиҗә ясадылар. ТНВ хәбәрчесе нәтиҗәләр белән таныштыра.

Беренчедән, сәүдә мәйданнарына моңарчы күрелмәгән санда кеше килгән. Икенчедән, моңарчы булмаган күләмдә шикәр комы сатылган. Кайбер товарларны беткәннән-беткәнгә китереп торырга туры килә.

Казанда иң зур чират - шикәр комына җыела. Монда аны Хөкүмәттән алдан вәгдә әйтелгәнчә, килограммын 60 сумнан саттылар. Сорауның зур буласын алдан чамалап, 93 тонна шикәр комы, 50 тонна он, 2 тапкырга күбрәк сөт китерелгән.

Ярминкәләр, гадәттәгечә, шимбә узачак. Президент кушуы буенча алар 23нче апрелга кадәр дәвам итәчәк.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров