Онлайн трансляция

Свернуть

Ярминкәләр дәвам итә: Татарстанда азык-төлеккә ажиотаж кимедеме?

Ярминкәләр дәвам итә: Татарстанда азык-төлеккә ажиотаж кимедеме?

https://tnv.ru

28 Март 2022, 11:40

2075

0

Ярминкәләр дәвам итә: Татарстанда азык-төлеккә ажиотаж кимедеме?
Икенче шимбә рәттән Татарстан халкы кибеттәгегә караганда отышлырак бәядән азык-төлек сатып ала. Әлеге язгы сәүдә Республика җитәкчелеге карары белән, соңгы 2-3 атнада азык-төлеккә булган аҗиотаҗны киметү, халыкның активлыгын сүрелдерү максатыннан оештырылды.

Бу атна узган атна белән аерыла. Иң күп сорала торган товарлар буген дә бик тиз сатылып беткән анысы. Әмма белгечләр, бу хәлне инерция буенча бара торган куренеш дип саный һәм ул тынычлануга китерәчәк ди. Чөнки складта да, сатуда да товар күп һәм ул бар кешегә дә җитәрлек.

Узган шимбәдә Татарстан халкы ярминкәләрдә 90 тонна шикәр комы алган иде. Көзен 2 тапкыр кимрәк була. Бүген һәр ярминкәдә 8әр тонна саттылар. Үзебездә җитешетерелә торган товар тирәсендә килеп чыккан ажиотаж һаман аңлашылмый, ди җитәкчелек.

Президент кушуы буенча, республикада ике комиссия оешты. Берсе азык-төлек, икенчесе башка төр товарлар буенча. Сәүдә нокталарын тәэмин итү ничек оештырылганын, товарларның бәясен күзәтеп торалар.

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров