Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 12:48

504

0

Иртәгә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Иртәгә, 9 апрель, Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Аларда республика районнарыннан фермерлар һәм агрохолдинглар катнашачак.

Быел авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 мартта башланып китте, алар атна саен шимбә көннәрендә уздырыла. Узган өч ярминкә көнендә мәйданчыкка 146,9 млн сумлык продукция китерелгән. Шикәр, ярма, ит һәм сөт продукциясенә, шулай ук авыл хуҗалыгы товарларына ихтыяҗ зур, дип хәбәр иттеләр Кулланучылар базары комитетында.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак. Казан мәйданчыклары белән биредә таныша аласыз.

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән - бу вакытлыча күренеш. Кайтартып, куеп өлгерә алмыйлар, ди шул ук комиссия вәкилләре.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров