Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Иртәгә Татарстанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

15 Апрель 2022, 14:20

276

0

Иртәгә Татарстанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
16 нчы апрельдә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдәдә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 22 оешмасы вәкилләре катнашачак.

Ярминкәләрдә җирле җитештерүдәге товарлар — яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, он, ярмалар, шикәр һ.б. сатып алырга мөмкин. Бер көндә барлык мәйданчыкларда казанлылар уртача 45 млн сумнан артык бәягә продукция сатып ала. Узган дүрт ярминкәдә шәһәр мәйданчыкларына 180,7 млн сумлык товар китерелгән.

Ярминкәләр 6:00 дән 12:00гә эшләячәк. Аларның Казандагы мәйданчыкларын биредә белә аласыз.

Ихтыяҗ артты, сорау зур, киштәләр тулы, кайберсе юк икән — бу вакытлыча күренеш.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров