Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" "Җырла, милләт! Җырла, Республика!" бәйгесе җиңүчесенә тәкәне тапшырды!

"Болгар радиосы" "Җырла, милләт! Җырла, Республика!" бәйгесе җиңүчесенә тәкәне тапшырды!

https://tnv.ru

12 Июнь 2022, 09:34

752

0

«Болгар радиосы"нда «Җырла, милләт! Җырла, Республика!» бәйгесе узды! Җыр батырына бүләккә - тәкә!

"Болгар радиосы" "Җырла, милләт! Җырла, Республика!" бәйгесе җиңүчесенә тәкәне тапшырды!
2 июнь көнне бәйге җиңүчесе билгеле булды. Ул Яшел Үзән районы, Күгеш авылыннан Айгөл Төхбәтуллина — тарих укытучысы. «Болгар радиосы"ның «Иртәнге чәй» алып баручылары төп бүләкне җиңүче авылында узган Сабантуйда тапшырды.

Айгөл Төхбәтуллина җиңүен бер дә көтмәгәнен, шул ук вакытта бик шат булуын ассызыклап үтте. Җиңүчене тәбрикләргә дип барлык авыл халкы җыелган иде.

Бәйге апрель аенда башланды. 6 атна дәвамында бәйгедә катнашу өчен 150ләп җыр килде.

Атна җиңүчеләрен билгеләү дә сәнгать советына җиңел бирелмәде.

"6 җиңүче арасында 1 кешене билгеләү, аерып алу бик читен булды. Сәнгать советы әгъзалары арасында шактый тарткалашу барды, чөнки барлык финалга узучы катнашучылар бик талантлы һәм һәрберсе җиңүгә лаек. Ләкин бәйге шартлары буенча без бер генә җиңүчене сайларга тиешбез. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчене билгеләдек", диде "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире - продюсеры Илфар Кәримов.

Финалга узучы һәркем "Иртәнге чәй"ләрнең кадерле кунагы булачак!

ФИНАЛГА УЗУЧЫЛАР: 1 атна җиңүчесе - Мортазина Фәридә. 2 атна җиңүчесе - Булат Камалиев. 3 атна җиңүчесе - Гәзизова Рәхимә. 4 атна җиңүчесе - Рания Зарипова. 5 атна җиңүчесе - Ринат Шамилов. Төп җиңүче - Айгөл Төхбәтуллина!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров