Онлайн трансляция

Свернуть

Терлекләргә азык әзерләү буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле - исемлек

Терлекләргә азык әзерләү буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле - исемлек

https://tnv.ru

04 Июль 2022, 16:06

1361

0

Терлекләргә азык әзерләү буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле - исемлек
Терлекләргә кышка сенаж һәм печән әзерләү буенча алга киткән һәм артка калган районнар билгеле. «Татар-информ» агентлыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча районнарда сенаж әзерләү буенча исемлекне барлады. Иң яхшылар исемлеген Балтач җитәкли. Анңа хәзерге көндә 86,5 мең тонна азык әзерләнгән. Бишлеккә Актаныш (70,4 мең тонна), Арча (68,5 мең тонна), Әтнә (62,4 мең тонна), Кукмара (59,7 мең тонна) районнары да керә.

Сенаж әзерләү буенча соңгы урыннарда — Чирмешән (3,6 мең тонна), Спасс (3,7 мең тонна), Кама Тамагы (5,3 мең тонна), Менделеевск (7,4 мең тонна), Баулы (8,6 мең тонна) районнары.

Татарстан буйлап, барысы 1207,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Печән әзерләүдә беренче бишлекне Мамадыш районы (20,3 мең тонна) башлап җибәрә. Чирмешән (18,3 мең тонна), Нурлат (9,8 мең тонна), Баулы (9,3 мең тонна), Аксубай (7,6 мең тонна) районнары да алдынгылар рәтендә.

Соңгы бишлеккә Зәй (0,4 мең тонна), Чүпрәле (0,6 мең тонна), Әтнә (0,6 мең тонна), Кама Тамагы (1,1 мең), Әлки (1,2 мең тонна) районнары кергән.

Татарстан буйлап, барысы 186,1 мең тонна печән әзерләнгән.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров