https://tnv.ru
26 Июль 2022, 14:36
871
0
Көзге сарымсакны сортына карап, гадәттә, июльнең икенче яртысыннан август башына кадәр җыялар. Иртә өлгерешлесе тишелеп чыкканнан 3 айда җыярлык булып үсеп җитә. Соң өлгерешле сортына 4 айдан азрак вакыт кирәк, дип яза "Ирек Мәйданы"нда эшләүче коллегаларыбыз.
Черемәсен, яхшы саклансын өчен, соңгы айда сарымсакка су сибүне киметергә, 1-2 атна кала бөтенләй туктатырга кирәк.
Түтәлне казый башлаганчы, бер сарымсакны йолкып, чистартып карагыз, кабыгы юкарырга тиеш. Сарымсакны җыю вакытын өзмичә калдырылган берничә угына карап беләләр. Бакчачылар аны “өлгереш маягы” дип атый. Аларда вак орлыклар өлгерә. Сабагы тураеп, орлыклар кәрзиненең элпәсе шартлагач, сарымсакны җыярга кирәк.
Фото: vk.com

Бүлешергә
Комментарии 0