Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч районында урып-җыю эшләре белән танышты

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч районында урып-җыю эшләре белән танышты

https://tnv.ru

01 Август 2022, 10:16

755

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч районында урып-җыю эшләре белән танышты
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Татарстанның өч районында булды, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте.

Нурлат районында Президент урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде, ат спорты комплексын һәм яңа шәһәр паркын карады.

«Безгә терлекләрнең баш санын саклап калу, санын арттыру мөһим. Сөткә дә игътибар бирергә кирәк. Сөт – ул авыл халкы өчен тотрыклы хезмәт хакы чыганагы. Хуҗалыкларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын ничек арттыру турында уйларга кирәк. Төрле кызыксындыру чаралары кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районы кырларында урып-җыю эшләренең темпларын бәяләде. Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Акъяр авылындагы яңа мәчеттә булды. Төзелеш авыл халкы инициативасы белән гамәлгә ашырылган. Яңа гыйбадәтханә бинасын төзү 2020 елда башланган. Мәчет 60 кешене сыйдыра һәм мәхәллә кешеләре өчен ачык инде.

Аксубайда ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән район кырларын карап чыкты. "Бүгенге көндә иң мөһиме – сыйфатлы урып-җыюны оештыру һәм туфракны көзге чәчүгә әзерләү. Терлек азыгы үзәкләрен үстерү буенча эшләргә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләрендә катнашкан механизаторларга рәхмәтен белдерде: "Авыр хезмәтегез өчен рәхмәт!", - дип яза ул телеграм каналында.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров