Онлайн трансляция

Свернуть

Сыеры барның, зары бар яки сөт бәяләре нигә төшә?

Сыеры барның, зары бар яки сөт бәяләре нигә төшә?

https://tnv.ru

08 Август 2022, 13:31

603

0

Республиканың көнбатышындагы 8 районда сөтне халыктан җыю хакы кинәт төшкән

Сыеры барның, зары бар яки сөт бәяләре нигә төшә?
Республиканың көнбатышындагы 8 районда сөтне халыктан җыю хакы кисәк төшкән. Балтачта сөтне бүген халыктан 31 сумга җыйсалар, Буа, Апас, Кайбыч якларында 22гә генә. 10 сум диярлек аерма. 100 литрга авыл кешесе 1000 мең сум акчасын югалта дигән суз. 100 литр кем өчендер 1 яки 2 көндә тапшырган сөт куләме.

Бу зонада сөт бәясенең түбән булуына халык яздан бирле зарлана. Буада апрелдә узган аграр тармак белгечләре җыелышында сөтне 30 сумнан да кимгә алмаска дигән бурыч куелган иде. Тик күргәнебезчә, килешенгән бәяне озак тотмаганнар. Хәзер сөт җыю бәясенең шундый зур аермасын Монополиягә каршы көрәш хезмәте тикшерәчәк.

Янтуган авылы халкы 4тә тора да, шуннан көне буе аяк өстендә. Сыерын ашатып, сөтен савып, әзерләп — сөт җыючы килешкә өлгертергә кирәк. Авыл халкыннан сорашканча, сөттән алынган бар акча да сыер асрауга кереп бетә. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров