Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыелган

Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыелган

https://tnv.ru

10 Август 2022, 09:46

521

0

Бу барлык кырларның 16% мәйданы.

Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыелган
Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарында булган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Эш барышында ул Татарстанда күпме тонна ашлык суктырылганын хәбәр иткән.

«Бүген Татарстанның барлык 43 районында урып-җыю эшләренә керештеләр, 16% мәйданда 960 мең тоннадан артык ашлык суктырылган», - дип таныштырды министр.

Марат Җәббаров Әлки районында урып-җыю эшләре белән танышты. Районда барлыгы 114 мең 791 га авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуларның 97050 гектары чәчүлек җирләре. Авыл хуҗалыгында нәтиҗәлелек рейтингында район 16нчы урында тора. Марат Җәббаров, хезмәт хакы уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк булган хуҗалыклар бар, дип билгеләп  үткән.

Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров