Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сөтне иң күп җитештергән районнар билгеле - исемлек

Татарстанда сөтне иң күп җитештергән районнар билгеле - исемлек

https://tnv.ru

17 Август 2022, 09:53

1258

0

Татарстанда сөтне иң күп җитештергән районнар билгеле - исемлек
Татарстанда сөтне иң күп җитештергән районнар исемлеге билгеле. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмәдә яңгыратканнар. Биредә терлекчелек тармагы эшенә айлык йомгаклар ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Агымдагы елның 7 аенда 875 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата 103%. Бер сыердан уртача савым 4 мең 133 кг дәрәҗәсендә, бу 2021 елга караганда 264 килограммга күбрәк», - дип билгеләгән министр урынбасары Ленар Гарипов .

Сөт җитештерү буенча план үтәлеше 100,2 %, артым - 1619 тонна. Сөт җитештерүне, узган айлардагы кебек үк, Саба, Аксубай, Балтач, Әтнә, Кукмара һәм Мамадыш районнары арттыра. Азнакай, Минзәлә, Зәй, Югары Ослан һәм Әлки районнары әлегә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмый.

Бер сыердан уртача савым 4 мең 133 кг тәшкил иткән, узган елга карата 104%.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров