Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядәге ашлык җитештерүчеләргә өстәмә рәвештә 10 миллиард сум бирелә

Россиядәге ашлык җитештерүчеләргә өстәмә рәвештә 10 миллиард сум бирелә

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2022, 10:38

1285

0

Россиядәге ашлык җитештерүчеләргә өстәмә рәвештә 10 миллиард сум бирелә
Хөкүмәт тарафыннан ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү буларак өстәмә 10 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының күчмә утырышында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев җиткерде.

“Киләсе атнада акча төбәкләргә барып җитәр дип уйлыйбыз, һәм сез аларны мөмкин кадәр оператив рәвештә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә җиткерерсез. Игътибар итегез, бу чарага тагын өстәмә 10 млрд.сум акча бүлеп бирү килешенгән. Шул ук вакытта, сатылган бер тонна ашлыкны субсидияләүгә югарырак ставка  билгеләү мөмкинлеге дә карала. Төбәкләргә, элеккеге кебек үк, чыгымнарны  каплау дәрәҗәсен үзгәртү мөмкинлеге бирелде”, - дип ассызыклаган Дмитрий Патрушев.

Утырышта шулай ук төбәкләрдә ярдәм чараларын җиткерү темплары да каралды. Хәзерге вакытта ил буенча уртача күрсәткеч 70% тәшкил итә - бу узган елларга караганда яхшырак.

Фото һәм чыганак: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров