Онлайн трансляция

Свернуть

Атлар - татарның канаты

Атлар - татарның канаты

https://tnv.ru

19 Сентябрь 2022, 12:11

483

0

Атлар - татарның канаты
Тукай ягы үзенә кемнәрне генә җыймый! Узган атнаны да иң яхшы атлар һәм җайдаклар биредә тупланды. Аларны хәтта туктаусыз яуган яңгыр да куркытмый. Яңа Кырлайда ат көне инде һава торышы нинди булуга карамастан, сигезенче ел рәттән уза.

Мәйданга килгән һәркемне Рөстәм Миңнеханов белән Саха (Якутия) башлыгы Айсен Николаев сәламләде. Ул безнең республикада эш сәфәре белән. Татарстан Президенты атларның татар халкы тормышында мөһим урын алып торуын билгеләп узды. Бу юнәлештә эшлисе эшләребез күп, ди ул һәм якутлардан урнәк алырга тәкдим итә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров