Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы ун ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 14% арткан

Соңгы ун ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 14% арткан

https://tnv.ru

31 Октябрь 2022, 13:50

83

0

Соңгы ун ел эчендә Казанда яшәүчеләр саны 14% арткан
Татарстанстат сайтына эленгән гаят күп таблицаларны өйрәнә башласак, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең меңләп артуын курербез. Шәһәр һәм аның чите зурая. Агломерацияләр барлыкка килә. 10 ел эчендә Казанда халык 14%ка арткан, Лаешта 69%ка, Биектауда 30%ка, Питрәчтә 113%ка.

Яр Чаллы, Әлмәт, Алабугаларда яшәүчеләр дә арта һәм алар авыллар хисабына арта. Исемлекнең башында Аксубай белән Чүпрәл тора. 10 ел эчендә халкы 18%ка кимегән. Тәтеш белән Кама Тамагында да саннар көрсенеп куярлык. 14-16%.

Авылны саклау дигәндә күп әйбер җирле җитәкчелеккә бәйле. Булдырыйм дип тырышамы ул? Куйганга гына йөриме? Андыйлар авылдагы үзгәрешләрдән, кешеләренең эшле булу-булмавыннан күренә. Минемчә, быел юктан гына Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасына — залга 6 авыл җирлеге башлыгын чакырмадылар. Президент аларны — туган җирен яратып, аның киләчәге өчен җаваплылык тоеп хезмәт итүчеләр дип атады.

Шуларның берсе — Зәй районы Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров. Ул 37 ел шушы вазифада. Элек көтү чираты, печәнне кайдан чабыйк дип килсәләр, хәзер душ кабинасына су басымы җитми дип мөрәҗәгат итәләр. Авылның тоткасына һәм терәгенә әйләнгән җитәкче белән Гөлназ Сәйфетдинова аралашып кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров