Онлайн трансляция

Свернуть

12 ноябрь Татарстанда ярминкәләр узачак

12 ноябрь Татарстанда ярминкәләр узачак

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2022, 10:42

130

0

12 ноябрь Татарстанда ярминкәләр узачак
10 сентябрьдән Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Иртәгә, 12 ноябрьдә, чираттагы ярминкәләр узачак.

"Бөтен продукцияне дә кеше кыйбатрак итеп сатырга омтыла. Әмма безнең ярминкәләрнең бәяләре куелган. Иртәнге уникегә кадәр арттырып сатырга ярамый. Уникедән соң бәяне күпме куйсалар, шулай куялар", - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров.

1 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән танышты.

Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров