Онлайн трансляция

Свернуть

"Туган авылым": Марий Эл шәһәре, Медведево бистәсе белән таныштырабыз

"Туган авылым": Марий Эл шәһәре, Медведево бистәсе белән таныштырабыз

https://tnv.ru

22 Февраль 2023, 11:40

185

0

"Туган авылым": Марий Эл шәһәре, Медведево бистәсе белән таныштырабыз
ТНВда «Туган авылым» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Без сезне Марий Эл шәһәре Медведево бистәсе белән таныштырачакбыз. Тапшыруны Альберт Шакиров алып бара.

Тапшыруыбыз авыллар белән бәйле булса да, бу чыгарылышны шәһәрдә урнашкан бистәгә багышладык. Бу бистәдә, нигездә, Мари илендә яшәүче милләттәшләребез гомер итә.

«Туган авылым» Татарстаннан читтә урнашкан татар авылларын танытуга, тарихны, биредә яшәүчеләрнең гореф-гадәтләрен яктыртуга, шулай ук әлеге авыллардан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.

"Туган авылым"ны ике иҗат төркеме җитештерә. Алып баручылар - Альберт Шакиров һәм Рүзәл Әхмәдиев. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъзалары.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров