Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов район авыл хуҗалыгы идарәләренә 43 машина тапшырды

Рөстәм Миңнеханов район авыл хуҗалыгы идарәләренә 43 машина тапшырды

https://tnv.ru

07 Март 2023, 14:02

64

0

Рөстәм Миңнеханов район авыл хуҗалыгы идарәләренә 43 машина тапшырды
Бүген «Казан Экспо»да район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Тантана Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узган. «Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы - авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн дәвамында: игенчелекне, терлекчелекне үстерү, башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә кирәк. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы да - безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган ел нәтиҗәләре буенча лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән. "Татарстан - илнең әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләренең берсе. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә киеренке хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, шулай ук киләчәктә дә уңышлар телим", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров