Онлайн трансляция

Свернуть

Бакча җиләгеннән эре, мул уңыш җыю серләре

Бакча җиләгеннән эре, мул уңыш җыю серләре

https://tnv.ru

04 Апрель 2023, 09:54

514

0

Бакча җиләгеннән эре, мул уңыш җыю серләре
Эре җиләк җыясы килгән бакчачыларга кар эрү белән үк эшкә керешергә киңәш ителә. Мул уңыш булсын өчен, җиләк куакларына аерым тәрбия кирәк, дип язалар «Кызыл таң» газетасында эшләүче коллегаларыбыз.

Беренче булып, җиләкләрне корыган яфраклардан чистартырга кирәк. Төпләрен йомшартыр алдыннан куаклар арасына көл сибеп чыгу файдалы. Көзен җиләкләрдә ниндидер авыру күренсә яки бөҗәкләр ияләшкән булса, кар эреп бетү белән түтәлгә марганцовкалы су сибәргә киңәш ителә. Кайбер бакчачылар кайнатып чыгарган бер чиләк суга марганцовка һәм 15 тамчы йод кушып, яхшылап болгата һәм җиләк түтәленә сибә.

Беренче тапкыр бу эшләрне апрельдә, корыган җиләк яфракларыннан чистартканнан соң башкарырга кирәк. Җир коры булса, түтәлгә су сибеп алу да яхшы булачак.

Фото: pxhere

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров