Онлайн трансляция

Свернуть

Авылда терлек тотучыларга субсидия биреләчәк. Ничә сум?

Авылда терлек тотучыларга субсидия биреләчәк. Ничә сум?

https://tnv.ru

04 Апрель 2023, 16:10

159

0

Авылда терлек тотучыларга субсидия биреләчәк. Ничә сум?
Авылда мал-туар үрчетүчеләргә субсидия тапшырылачак. Бу, беренче чиратта, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләрдән савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплар өчен эшләнә.

Моның өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр гаризалар кабул итәчәк. Әлеге мәгълүмат бүген министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылды.

Субсидия хуҗалыктагы 1 баш сыер өчен – 2 мең, 2 сыерга – 3 мең, 3 һәм аннан күбрәк сыерга 4 мең сум исәпләнә. Ветеринария чаралары уздыру шартнамәсенә кул куелган очракта(500 сум тора), һәр башка 300 сум өстәп биреләчәк.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров