Онлайн трансляция

Свернуть

Атна эчендә нинди ризыкларга бәя арткан? Ә ниндиләргә кимегән?

Атна эчендә нинди ризыкларга бәя арткан? Ә ниндиләргә кимегән?

https://tnv.ru

09 Апрель 2023, 15:02

109

0

Атна эчендә нинди ризыкларга бәя арткан? Ә ниндиләргә кимегән?
Татарстанда бер атна эчендә кыяр бәясе кыйммәтләнгән. Моны Татарстанстатның 27 марттан 3 апрельгә кадәр анализлаган мәгълүматы дәлилли.

Статистикадан күренгәнчә, кыяр бер атна эчендә 5 процентка диярлек кыйммәтләнгән. Хәзер аның 1 килограммы 170 сум тора. Элек аны 162 сумга саталар иде. Моннан тыш, сыер ите (килограммы 481 сум), колбаса (505 сум) һәм туңдырылган балыкның бәясе дә (207 сум) бераз арткан.

Бер атна эчендә арзанайган азык-төлек исемлегендә суган (килограммы 50 сум), чөгендер (33 сум), кәбестә (20,7 сум) бар.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров