https://tnv.ru
11 Апрель 2023, 15:31
93
0
Татарстанда 26 районда чәчүгә керешкәннәр. Узган атнада бу эшне беренче булып Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән районнарында башлаган булганнар. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләгән.
«Быел яз бик тиз килде. Март күзәтүләр чорында иң җылы мартларның берсе булып чыкты, гадәттәгедән 4-6 градуска җылырак булды. Бүген барлык районнарда да басуларда эшләр тулы көчкә бара», – дигән министр.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 24,3 мең гектар язгы (сабан) бөртекле культуралар чәчелгән. Быел чәчүлек мәйданы 2,7 миллион гектар тәшкил итәчәк, бу узган еллар дәрәҗәсенә тигез булып бара. Шул исәптән 1,8 миллион гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Шикәр чөгендеренә 52,1 мең гектар, рапска 143,8 мең, көнбагышка 187 мең гектар бүлеп бирелгән. Бәрәңге республикада 43 мең гектар мәйданга, яшелчәләр – 8,9 мең гектарга утыртылачак, дип язганнар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.

Бүлешергә
Комментарии 0