Онлайн трансляция

Свернуть

Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?

Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?

https://tnv.ru

17 Апрель 2023, 10:24

466

0

Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?
Кишер чәчәр өчен уңай дип саналган ике вакыт аралыгы бар. Аның берсе — апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта?

Җәен ашау өчен кишерне — язын, ә саклауга кую өчен июньдә чәчәләр. Иртә чәчелгән бу яшелчә кышын сакланмый, чери. Шуңа күрә ул ике вакыт аралыгында чәчелә. Иртә һәм соң чәчелә торган кишер сортка карамый. Ә саклану-сакланмавы аны кайчан утыртуга бәйле.

Халык арасында киң таралган сортлар булып «Шантанэ», «Несравненный» исемлеләре тора. Соңгы елларда халык тагын 5-6 яңа сортны яратып ала башлады. Болар: «Витаминная 6», «Канада», «Лосиноостровская», «Нантская», «Московская зимняя», «Самсон», — дип язган Актаныш районы газетасында эшләүче хәзмәттәшләребез.

Фото: pxhere.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров