Онлайн трансляция

Свернуть

Агросәнәгать паркын "хәләл режимга" күчергәннәр

Агросәнәгать паркын "хәләл режимга" күчергәннәр

https://tnv.ru

15 Май 2023, 11:31

361

0

Агросәнәгать паркын "хәләл режимга" күчергәннәр
Казан "Россия - Ислам дөньясы" форумын уздырырга әзерләнә. Быел бу Халыкара вакыйга беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә үтәчәк. Анда 65 илдән катнашырлар дип көтелә. Форумның иң зур һәм әһәмиятле чараларының берсе - Хәләл ярминкә. Быел ул Казанның агросәнәгать паркында үтәчәк.

Бу көннәрдә анда соңгы әзерлек бара. Иң мөһиме - агросәнәгать паркын "хәләл режимга" күчергәннәр. Махсус сертификаты булмаган азык-төлекне бу атнадан сатмыйлар. Моны ачыклар өчен, белгечләргә соңгы 2 айда 5 мең төрдәге азык-төлек һәм товарның шәригать кануннарына туры килү-килмәвен тикшерергә туры килә. Хәләл ярминкәгә әзерләнүнең тагын нинди үзенчәлекләре бар? Моны - үзебез барып күрдек.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров