Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында Каюм Насыйри туган авылын төзекләндерү дәвам итә

Яшел Үзән районында Каюм Насыйри туган авылын төзекләндерү дәвам итә

https://tnv.ru

19 Июль 2023, 15:13

70

0

Яшел Үзән районында Каюм Насыйри туган авылын төзекләндерү дәвам итә
Танылган галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылын төзекләндерүне дәвам итәләр. Бу көннәрдә Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында яңа буа ачтылар. Ул Россия Президенты гранты акчасына ясалган.

Хәзер монда пляҗ, суга төшү өчен баскычлар бар, балык җибәрделәр. Каюм Насыйри музей-китапханәсе көннән-көн күбрәк кунак кабул итә. Казанның Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә җәйге курслар узучылар чыгарылыш бәйрәмен шушында үткәрде. Галим йөргән сукмаклардан Рания Абдрахманова да узды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров