Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәя арткан

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәя арткан

https://tnv.ru

04 Август 2023, 14:21

309

0

Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәя арткан
Бер атна эчендә, 24 июльдән 31 июльдән, Татарстанда берникадәр яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр үзгәргән. Бу хакта Татарстанстат бастырып чыгарган мәгълүматлардан белеп була.

Шулай итеп 101,10 сумнан 105,49 сумга кадәр кыяр бәясе арткан. Алмалар бәясе дә үзгәргән. Хәзер аларның килограммын, уртача, 112,53 сумга алып була. Шулай ук балаларга коры катнашмаларның бәясе 1039,44 сум/кг-нан 1072,48 сум/кг-га кадәр артты.

Бәрәңгегә килгәндә, икенче икмәк хәзер арзанрак тора - бәясе 43,46 сумнан 42,59га кадәр үзгәргән. Моннан тыш, балалар өчен итле консерваларга бәяләр 1013,49 сум/кг — дан 991,88 сум/кг-га кадәр төшкән.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров