https://tnv.ru
06 Сентябрь 2023, 11:47
93
0

Татарстанда урак тәмамлана. Бүгенгә игенчеләр 3 миллион 600 мең тонна ашлык җыеп алган.
Бу узган елгы уңышның өчтән ике өлеше кадәр генә. Ул республикадагы ихтыяҗны капларга тулысынча җитәчәк, әмма шул ук вакытта җитештерүчеләрне ашлыкка бәя төшү мәсәләсе борчый. Арпа, бодай, арыш бермә-бер очсызланды. Бүген арыш 6 мең сумга калган.
Игенчеләр монда инде файда алу түгел, ашлыкның үзкыйммәтен каплый алу-алмау турында сөйли. Ашлык базарына хәзер узган елдан калган зур запас басым ясый. Бай һәм «сай» уңышның нәтиҗәләре хакында ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов сөйләде.

Бүлешергә
Комментарии 0