https://tnv.ru
28 Ноябрь 2023, 09:38
376
0
![Әтнәдә куркыныч чир: 5 мең терлек юк ителәчәк](https://s.tnv.ru/iblock/d5e/d5e0a1dcc9d58046dfe2127d1a466f50/chir.jpg)
Әтнә районында Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз табылган. Бу - Республикадагы иң зур предприятиеләрнең берсе, Әтнәдә дә иң зурысы булып санала.
Монда 5 мең 700 сыер бар. Авыруны бүгенгә шуларның 600ендә ачыклаганнар. Хәзер хуҗалыкта һәм авыл җирлегендә - карантин игълан ителгән. Терлекләрне сатарга да, читтән китерелгәннәрне алырга да ярамый. Чир шуның белән куркыныч - ул хайваннан кешегә күчәргә мөмкин. Ә кешедән - кешегә йокмый! Хәзер хуҗалыктагы бөтен терлекләрне юк итә башлыйлар.
Йогышлы авыру Әтнәгә кайдан кергән? Аны дәвалап буламы? Хәзер хуҗалыкта нинди чаралар күрелә? Рания Абдрахманова тулырак.

Бүлешергә
Комментарии 0