Онлайн трансляция

Свернуть

23 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

23 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

https://tnv.ru

22 Декабрь 2023, 12:47

151

0

Иртәгә, 23 декабрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Продукцияне түбән бәяләр буенча республиканың 22 муниципаль районы һәм Татарстанның агросәнәгать комплексының 18 оешмасы тәкъдим итәчәк.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта оештырылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар