Онлайн трансляция

Свернуть

Май аенда кырау төшү сәбәпле кибетләрдә бәяләр күтәрелерме?

Май аенда кырау төшү сәбәпле кибетләрдә бәяләр күтәрелерме?

https://tnv.ru

17 Май 2024, 15:32

771

0

Май аенда кырау төшү сәбәпле кибетләрдә бәяләр күтәрелерме?
Быел Татарстанда ничә көн рәттән кырау төште. ТНВ каналында чыгучы "Таяну ноктасы" тапшыруында белгечләр һәм бакчачылар бергәләп кырау төшкәннән соң халыкны борчыган проблемаларга җавап эзләде.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев бәяләр кискен үзгәрмәячәк дип саный.

"Бу теманы барлык социаль челтәрләрдә дә күтәрәләр, үзебез дә карап барабыз. Без авыл хуҗалыгында һәрбер үлгән үсенте өчен дә борчылабыз. Аны яңадан кире чәчәргә кирәк икәнлеген дә беләбез. Безнең әле чәчеп өлгерергә вакытыбыз бар. Бәяләр уйнап алыр инде ул, әмма безнең бит әле амбарларда сатылмаган ашлык күләме дә зур. Быел барыбер өшегәнен дә алсак, башка сәбәпләр барлыкка килмәсә, бәя кискен үзгәрмәстер", - дип сөйләде белгеч.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров